Иҗтимагый оешма буларак, якташлык ясалма рәвештә уйлап табылмаган, ә менә нәкъ тормыш ихтыяҗларыннан туган.
2021 нче елның 11 нче октяберендә Татарстан Республикасы «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» региональ иҗтитмагый оешмасы үз эшен башлап җибәрде.
Иҗтимагый оешманың төп максаты чыгышлары белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан булган, Россия Федерациясендә яшәүче һәм шулай ук чит илләрдә гомер итүче якташларыбызның бердәмлеген ныгыту!
Әлеге ешмага үзенең туган ягына сагыну хисләре кичергән кешеләр генә түгел, авыр вакытларда бергә булырга, туган ягына ярдәм итәргә омтылучы кешеләр дә тартыла.
Якташларны берләштерергә һәм туган як тормышын яхшыртуга уртак көчне юнәлтергә бик зур теләк бар. Безнең уртак тырышлыгыбыз Саба районының тотрыклы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак һәм аның чәчәк атуына хезмәт итәчәк.
Районыбызның социаль иминлеген һәм тотрыклы киләчәген тәэмин итүгә үз өлешегезне кертергә, хәленнән килгәнчә изге гамәлләр кылырга теләгегез бар икән, без Сезгә Саба якташлыгы әгъзасы булырга тәкъдим итәбез!
Татарстан Республикасы «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» РИО президенты
Салихов Мәҗит Хаҗип улы