Мәҗит Салихов Татар Икшермәсендә ифтар уздырды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2023 нче елның 9 апреле көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Татар Икшермәсендә авыл халкы һәм кунаклары өчен ифтар уздырылды.

Әлеге чараның оештыручысы Саба якташлары президенты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов.

Мөселманнар өчен иң мөһим һәм әһәмиятле ай - изге Рамазан дәвам итә. Рамазандагы постны үтәү - зур җаваплылык. Иң дулкынландыргыч вакыт-ифтар, көне буе эчүдән һәм ашаудан тыелып торганнан соң, мөселман, дога кылып, авыз ачуы. Кояш баегач, авыз ачкач, күмәкләшеп ахшам намазы укылды.

Мәҗлестә ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International