Татар Икшермәсе авылында «Авыл көне» гөрләде

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Инде ничәнче ел рәттән традицион рәвештә Татар Икшермәсе авылында шушы авылда туып үскән якташларыбыз, ТР  «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» РИО президенты Мәҗит Салихов, авыл үзэшчәнләре хезмәте белән, авыл халкы өчен генә түгел, Саба районы халкы һәм килгән кунаклар өчен дә «Авыл көне» уздырыла.

Көннең җилле булуына карамастан, халык хәйран җыелган иде. Гадәттәгечә мәйдан үзәгендә иң башта балалар өчен уеннар уйнатылды. Алар арасында капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, аркан тартышы, йөгерү ярышлары уткәрелде. 

Төп мәйданнан кала воллейболга гашыйк яшьләребез өчен махсус волейбол площадкасы, Казаннан кайткан кунакларыбыз – татар эстрадасы артистлары өчен сәхнә дә оештырылган иде. Биредә «Авыл көне» зур күләмдә һәм бик күңелле үтте.

Мәйдан үзәгендә балалар күңел ачканнан соң, олыларга да чират җитте. Парлап та, аерым да, командалы да уеннар үткәрелде. Парлылар бер берсен тачкага утыртып мәйданны әйләнеп килергә тиешләр иде, әлеге бәйге вакытка үткәрелде һәм беренче урынны Кукмара районыннан 26,6 секунд эчендә килгән гаилә яулады.

Хатын-кызлар, ир-атлар арасында гер күтәрү, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү ярышлары үткәрелде һәм үзенчәлекле яңа бер уен дип әйтсәк тә була хатын-кызлар өчен табакка су салып табакта бию уены иде. Бу миңа Италияда яшәгән халыкның виноград изүен искә төшерде никтер... бик күңелле уен иде, халыкка ошады! Хатын-кызлар арасында ласты киеп йөгерү буенча беренче урынны Олы Нырсы авылыннан арлык килгән Айсылу Касимова яулады.

Быел беренче тапкыр лоторея уйнатылды, төп приз-бозауны Мари иленнән килгән кунак отты. ХанифТимербаев алып баручыларының берес иде, иң ерактан килгән кунакны, тумышы белән Татар Икшермәсеннән булганны билгеләргә тырышып арып та бетә язды, әмма барыбер дә тапты, белде! Ул безнең Яр Чаллы шәһәреннән кайткан якташыбыз иде! Кайткан кунаклар арасында Якутиядан, Тюмень шәһәрләреннән дә килүчеләр бар иде, тик алар тумышы белән Татар Икшермәсеннән түгелләр иде шул.

Татар эстрадасы артистлары арасында Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар, Гөлдания Хайруллина, Илдар Әхмәтов, Энҗе Шәймурзина, Резеда Шәрәфиева, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Ленур Биктимеров, Равил Галиев һәм Зинира-Ризат Рамазановлар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International