Сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларның барысы да якташыбыз, танылган композиторыбыз - Айдар Тимербаевның якын дуслары.
Казаннан кайтучы артистларыбыз ел да «Авыл көне»н үзләренең матур тавышлары, халкыбыз яраткан җырлары белән бизи. Аларның гадилеге, халык белән якын элемтәдә булулары шаккаттырды.
Сәхнәгә чыккан һәр артистның репертуарында Айдар Тимербаевның көйләренә, сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Һәр артист «Айдар абый» га үзенең зур рәхмәтләрен җиткерде.
Ел да шулай халкыбыз яраткан артистларын Татар Икшермәсе авылына «Авыл көне» нә җыюы өчен Айдар Тимербаевка, кайткан кунак-артистларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!