Кеше күңеле һәрвакыт туган якка тарта!

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе
Кеше күңеле һәрвакыт туган якка тарта!

2022 нче елның 25 нче гыйнвар көнне Казанда Татарстан Республикасы «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешмасы җыены булып узды.


Җыенда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ГАУ «УГЭЦ РТ» директоры Мәҗит Салихов, ООО «Акташ» директоры Газинур Ахметов, ИК «Спектр» генераль директоры Рәшит Хабибуллиннар булды.

Әлеге оешманың төп максаты чыгышлары белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан булган, Россия Федерациясендә яшәүче һәм шулай ук чит илләрдә гомер итүче якташларыбызның бердәмлеген ныгыту!

Шулай ук әлеге иҗтимагый оешма Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының, Татарстан Республикасының имиджин үстерергә, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсеш сорауларын чишергә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International