Мәҗит Салихов «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге советы» ассоцияциясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашты

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

2022 нче елның 27 апреле көнне Татарстан Республикасы «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешмасы президенты Мәҗит Салихов белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге советы» ассоцияциясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин очрашуы булып узды

Җыенда катнашучылар арасында «ТР муниципаль берәмлеге советы» ассоцияциясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков һәм оештыру һәм башкару бүлеге мөдире Евгениея Мизгирева булды.

Очрашуның төп максаты булып Татарстан Республикасы «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешмасының оешуы һәм чыгышлары белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан булган, Россия Федерациясендә яшәүче һәм шулай ук чит илләрдә гомер итүче якташларыбызның бердәмлеген ныгыту.

Саба якташлары иҗтимагый оешмасы 2021 нче елның 11 нче октябрендә оеша һәм төп максаты Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районының имиджин ныгыту, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итү булып тора.

Очрашуда Саба якташлары оешмасының максатлары һәм бурычлары, эш планы, районнан чыгучылар белән якташлык оешмаларының эшчәнлеге, республикада башка якташлык оешмаларының эшчәнлек алып бару буенча уңай тәҗрибә, шулай ук районнан чыгучыларга ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International