Иҗтимагый оешма буларак, якташлык ясалма рәвештә уйлап табылмаган, ә менә нәкъ тормыш ихтыяҗларыннан туган. Әлеге оешмага үзенең туган ягына сагыну хисләре булган гына түгел, ә бүгенгесе көндә Якташлыкка кече ватанында, элекке елларда сагыну хисләре кичергән кешеләр генә түгел, авыр вакытларда бергә булырга, туган ягына ярдәм итәргә омтылучы кешеләр дә тартыла.
Якташларны берләштерергә һәм туган як тормышын яхшыртуга уртак көчне юнәлтергә бик зур теләк бар. Безнең уртак тырышлыгыбыз Саба районының тотрыклы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак һәм аның чәчәк атуына хезмәт итәчәк.
Күңелегезнең бер өлешен кертергә әзер икән, Сезгә районыбызның социаль иминлеген һәм тотрыклы киләчәген тәэмин итүгә үз өлешегезне кертергә, хәленнән килгәнчә изге гамәлләр кылырга теләк белдерәсегез килсә, Без сезгә кушылырга һәм Саба якташлыгы әгъзасы булырга тәкъдим итәбез.