Хөрмәтле якташлар, дин кардәшләр! Ураза гаете мөбәрак булсын!

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Бүген барлык мөселманнар Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә!

 Ураза гаете – мөбәрәк һәм бөек бер көн. Бу бәйрәм шатлыклы вакыйга булса да, без Рамазан аеның шулай тиз үзып китүенә бераз сагышланабыз. Кардәшләребез белән ифтар мәҗлесләрендә очрашулар, иңне-иңгә куеп тәравих намазлары уку, моңлы итеп тәравих тәсбихләре әйтү — барысы да якты истәлек булып артта кала бара.

Аллаһ Раббыбыз безнең уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын һәм киләсе Рамазан айларын да исән-имин, сау-сәламәт булып каршы алырга язсын. Котлы булсын изге бәйрәмебез!

Чын күңелдән, Татарстан Республикасы «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» РИО президенты

Салихов Мәҗит Хаҗип улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International