Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар, якташлар! Сезне барыгызны да Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне.
Бөек Ватан сугышы 1941 нче елның 22 нче июненнән башлап 1945 елның 9 маена тикле 4 ел дәвам итте. Бу вакыт эчендә 26 миллионнан артык совет халкы өйләренә әйләнеп кайтмады, алар арасында һәлак булган сугышчылар гына түгел, сугыш елларында вафат булган тыныч халык та бар иде.
Барлыгы Саба районыннан фронтка 8 427 кеше алынды, шуларның 4989ы яу кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Без бабаларыбызның батырлыгын хөрмәт итәбез, һәм безнең бурыч һәлак булганнарның да, фронттан исән-сау әйләнеп кайткан якташларыбызның да исемләрен истә тоту һәм аны буыннан буынга тапшыру.
Сезгә түбәнчелек белән баш иям һәм батырлыгыгыз, гаделлеккә һәм җиңүгә ихтыяр көчегезгә ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Без барыбыз да Сезнең буын алдында түләп бетергесез бурычлы. Сез лаек булган шөһрәт, рәхмәтле буын йөрәкләрендә сүрелмәсен, аларны көчле һәм бөек Россия хакына яңа казанышларга рухландырсын.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Курку белмәдегез, авырлыкларга баш имәдегез Балачак, яшьлек елларыгызда зур сынауларны җиңәрлек көч тапкансыз – без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз.
Бу бәйрәм көннәрендә барлык борчулар читкә китсен, якты кәефләр һәр йортка килсен һәм халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы истәлекләр илебез патриотларының барлык буыннары йөрәкләрен җылытсын. Чын күңелдән сәламәтлек, якты, озын һәм тыныч гомер, күңел җылысы, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәргә язсын! Саба муниципаль районы халкына һәм чыгышлары белән Саба районыннан булган якташларыбызга бәхет һәм иминлек телим! Җиңү көне белән!
Ихлас күңелдән ТР «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» РИО президенты
Салихов Мазит Хазипович