Саба якташлары балаларны яклау көне уңаеннан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен мастер-класс үткәрде

2022 елның 3 июне, җомга

Балаларны яклау көне уңаеннан 2022 нче елның 2 июнендә ТР «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» РИО  «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен мастер-класс үткәрде. Мастер-класс балалар сәләтен ачуга, яңа хоббиларның барлыкка килүенә, кул эшләренә кызыксыну уятырга, һәм иң мөһиме, һәрберсенә уңай эмоцияләр бирде.

Мастер-класста балалар үз куллары белән «ловец снов» ясадылар, шулай ук, һәрберсе үзенең үзенчәлеген, иҗадилыгын күрсәтә алды.

«Ловец снов» туган иле -  Һиндстан. Элегрәк аны һинд халкы начар төшләрдән саклау урынына тоткан, бүген исә, өйнең эчке бизәлешендә кулланалар. Үзенең үзенчәлеге белән ул яхшы кәеф һәм гармония өсти.

Һәр бала «ловец снов» тарихын кызыкснып тыңлый-тыңлый, үз амулетын ясады. Ясаган вакытта балалар үз идеяларын керттеләр һәм бизәү өчен яңа элементлар уйлап таптылар. Соңыннан, теләкләрен теләп, аның чыңга ашасына ышанып, бергәләшеп приют территориясында урнашкан агачка элеп куйдылар.

Чара ахырында Саба якташлары оешмасы тарафыннан чәй табыны оештырылды һәм сувениралар тапшырылды. Чарада приютта тәрбияләнүче барлык 25 бала да катнашты. Балаларның яше 3 яшьтән 14 яшькә кадәр.

Балаларны бәйрәм белән тәбрикләп, оештыруда ярдәм күрсәттеләр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Иске Икшермә авылы башлыгы Алмаз Биккинин, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнутдинова, «Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» ДКУ директоры Алинә Асанова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International