Сабантуй – ул очрашу, күрешү урыны!

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Юкка гына әйтмиләр бит «Бер күрешү - үзе бер гомер»

Җәй башы. Атна ахыры. Бәйрәм яллары. Кыр эшләре тәмамланды. Капка төпләрендә машиналар артканнан арта... Туганнар, дуслар, якташлар, барысы да туган ягына, сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәменә кайта.

Сабантуена чыгып, күтәренке кәеф, хатирәләргә чумып, уеннарда катнашып, рәхәтләнеп җырлап-көлеп бер әйләнеп кайту җанга ниндидер бер дәрт бирә! Ә күптән күрешмәгән, күңелеңә якын кешеләр белән күрешеп сөйләшү – үзе бер могҗизага тиң. Аларның һәрберсе белән тормыш дәверендә ниндидер юллар үтелгән, әле бер җирдән ничә еллар буе мәктәптә бер парта артында утырган классташыңны, бергә укыган курсташыңны, бергә хезмәт куйган коллегаңны, авылдагы күршеңне  очратасың. Аларның һәрберсе белән туктап сөйләшү, хәлләрне белешү күңелгә үтә дә бер бәхет өсти. Юкка гына әйтмиләр бит «Бер күрешү - үзе бер гомер» дип.

Бу бәйрәм республикабызда гына түгел, Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелә һәм акрынлап заманча традицияләр белән тулылана, әмма шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кышның кичләрен хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләп, сөлгеләр чигеп үткәргән. Яз җитү белән егетләр урам буйлап гармун тартып, җырлап-биеп, уйнап-көлеп Сабантуена бирнә җыйганнар. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән.

Саба районында Сабантуй күңелле узды

Татарстан Республикасында беренче булып муниципаль районнар халкы Сабантуен бәйрәм итә башлый. Татарстан башкаласы Казанда төп тантана белән тәмамлана (быел 2022 елның 19 июнендә өч мәйданчыкта - Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күле урман-парк зонасында узачак).

Сабантуйны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның тәбрикләүе һәм кыр батырларын, алдынгыларны намуслы хезмәтләре өчен бүләкләү белән башланып китте, ә бәйрәм концерт һәм традицион күңел ачулар белән дәвам итте.

Традицион рәвештә Сабантуйда ат чабышы,  аркан тартышы, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, көянтә белән су ташу, һәм, әлбәттә, көрәш үткәрелә. Быел көрәш буенча «Абсалют батыр» исеменә Ильяс Хуҗәхмәтов лаек булды.

ТР «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» РИО президенты Мәҗит Салихов та Сабантуйда катнашты, бу хакта тулырак киләсе яңалыкларда

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International