«Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем» (Г. Тукай)
ТР «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» РИО президенты Мәҗит Салихов 2022 елның 11 июнендә Саба районында узган Сабантуйда катнашты.
«Сабантуй минем өчен аеруча күңелгә якын бәйрәм. Хәтерлим, кечрәк чакта, малай вакытта, түземсезлек белән көтеп ала идек бу бәйрәмне. Шуңа да, туган якка, сабантуена кайткан саен, балачак, яшьлек хатирәләренә чумам, бергә эшләгән иптәшләремне, дусларымны һәрчак искә төшерәм. Безнең районда кешеләр җиргә мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек белән үз эшләрен башкаралар, бу чәчү кампаниясе нәтиҗәләрендә чагылыш таба. Һәм әлбәттә инде, Сабантуйның энҗе бөртеге булып милли көрәш тора. Абсолют батырның исемен белү өчен, ел саен бәйрәмнең ахырына кадәр мәйданда калам», - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов.
Шулай ук чара кысаларында якташыбыз Ришат Кавиев белән очрашу да узды, ул инде озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларны берләштерү буенча эшчәнлек алып бара, үзе дә инде анда озак еллар яши.
Ришат Кавиев бүгенгесе көндә ПКФ «Камавторемонт» җитәкчесе. Ул да якташлары, дуслары белән очрашыр өчен туган ягына, көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе Сабантуена кайтты.
Күп еллардан бирле Ришат Каивев шөгыльләнгән иҗтимагый эшчәнлек Саба районыннан чыккан якташларыбызны туплауга, алар белән даими элемтәдә торуга һәм уртак эшчәнлеккә этәргеч бирә. Ришат Кавиев бу эштә аңа битараф булмаган кеше, активист, 40 елдан артык «Энергетик» Чаллы мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Гөлзада Рзаева ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
Фотода сулдан уңга: Мәҗит Салихов, Ришат Кавиев, Рашат Җәләев.