Якташыбыз Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

«Күрдем - һәм күңелемә ятты, һәм пумала аша киндердә пәйда булды. Бу рәсем. Һәм  - мәхәббәт» (Сальвадор Дали)

2022 нче елның 15 июнь көнне Казан шәһәрендә урнашкан Габдулла Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының халык рәссамы, якташыбыз, бик күп дәрәҗәләргә ия булган билгеле шәхесебез Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Саба районында урнашкан Шәмәрдән авылы аның туган ягы. Мөдәрис Минһаҗевның күп санлы эшләре арасында туган ягына багышланган картиналар байтак - «Шәмәрдәндәге кое», «Байлар Сабасында көз», «Шәмәрдәндәге абый йорты» картиналарын очратырга мөмкин. Аның эшендә татар мотивлары, туган якка һәм татар халкына мәхәббәт чагыла. Аның алты йөздән артык эше Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һ.б. шәһәрләрдә күрсәтелде.

Бу искиткеч кичәдә Мөдәрис Минһаҗев дуслары, якташлары, хезмәттәшләре,  Татарстан Республикасының лаеклы хезмәткәрләре белән очрашты. Алар исәбендә тарих фәннәре докторлары Индус Таһиров һәм Энгель Таһиров, «Мунча ташы» на нигез салучы Шәмси Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Фәрит Мирзануров, Мирсәит Сөнгатуллин һәм Мингол Галиев, ТР халык артисты Искәндәр Биктаһиров һәм башкалар.

Саба районы зур шәхесләргә бай район. Очрашу якташыбыз, танылган музыкант, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов башкаруында милли көйләр белән үрелеп барды.

Сәләтле, күренекле шәхесебез, якташыбыз, горурлыгыбыз – Мөдәрис Минһаҗевны күргәзмзсен ачып җибәрүе белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, илһам һәм иҗатында уңышлар телибез! Без якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International