«Саба якташлары» оешмасының гамәлгә куючыларының берсе Рашат Җәләев мактау грамотасы белән бүләкләнде

2022 елның 17 июне, җомга

«Хезмәтеңне тәм табып башкарсаң, син анда үзеңә бүләк табарсың» (Л. Толстой).

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Рашат Җәләевны бәйрәм белән котлады һәм Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иске Икшермә авылында туып-үскән Рашат Җәләев бик күп игелекле эшләр башкарды. Алар арасында чишмәләрне, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлен торгызу, районга һәм анда яшәүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтү. Бүгенгесе көндә ул «Изумруд» ювелир челтәре кибетләре белән җитәкчелек итә һәм җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә – ТР «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» РИОның гамәлгә куючыларының берсе.

Якташыбызга хезмәт сөючәнлеге, тарихи үткәнгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл мөнәсәбәте, ватанпәрвәрлеге һәм туган якка мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәбез! Ныклы сәламәтлек һәм эшендә зурдан-зур уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International