Татар Икшермәсе авылында «Ильяс Чишмәсе» торгызылды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

 «Яхшы эшләр безгә үзебезгә көч бирә һәм башкаларны игелекле гамәлләргә этәрә» (Платон)

Чишмәне торгызу буенча масштаблы эшләр 2019 елның июнендә башланды. Күпчелек авылдашлар чишмәне торгызуда катнаштылар. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Татар Икшермәсе авылында туып-үскән, Саба якташлары оешмасы президенты Мәҗит Салихов туган авылын төзекләндерүгә һәм чишмәне торгызуга зур өлеш кертте.

Бүгенгесе көндә чишмә авылның төп күренекле һәм халыкны җәлеп итү урыны булып тора. Чишмәне шарлавыклар каскады белән ясаганнар, шуңар да кояшлы көндә су аеруча матур итеп балкып, җемелдәп тора, бу һичшиксез Татар Икшермәсенең бизәге. Төзекләндерелгән җәяүлеләр өчен юллар һәм күперләр чишмә территориясендә уңайлы йөрергә мөмкинлек бирә, ә кичке утлар аны романтик урынга әверелдерә.

«Ильяс Чишмәсе»нең торгызуының төп максаты - табигатьнең экологик чиста почмагын саклаудан һәм халыкта экологик культура формалаштырудан гыйбарәт.

Чиста эчә торган су чыганагына ирекле керүне тәэмин итү халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга, ял итү өчен шартлар тудырырга һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International