2022 нче елда Корбан-бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Мөхәммәд Пәйгамбәребез әйткән: «Корбан чалучыга бөек бүләге Аллахы Тәгаләдә булыр!» (Ибн ‘Умар Хәдисе)

Ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме, 2022 нче елның 9 июленә туры килә. Бу олуг бәйрәмне Рамазан аеннан соң 70 көн узгач бәйрәм итә башлыйлар. Быел Араф көне җомгага туры килү сәбәпле Хаҗ кылучылар Мәккә янында урнашкан Арафат тауына барып намаз укыйлар. Хаҗ кылмаучыларга пәнҗешәмбе һәм җомга көнне ураза тотарга тәкъдим ителә, бу бик тә игелекле гамәл булып санала.

Бөек бәйрәм иртәнге намаздан башлана. Мәчетләрдә намаз укылганнан соң, бәйрәмнең төп өлеше - корбан чалу башланачак. Мөселманнар бу көнне Ибраһим пәйгәмәребезне искә алалар, мәчеткә баралар, ярлыларга һәм мохтаҗларга сәдака өләшәләр. Бу мөселманнарга Аллаһы Тәгаләнең тугрылыгы һәм Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте турында искә төшерүче төп дини кагыйдәләренең берсе.

Мөселман кешесе корбан итенең бер өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә, икече өлешен кунакларга, туганнарга таратырга, өченче өлешен гаиләсенә калдырырга тиеш.

Бәйрәмнең мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. «Корбан» сүзе мөселман традицияләрендә «якынаю» дигәнне аңлата. Традиция буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, туганнар белән күрешергә, әрвахларга дога кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International