Татар Икшермәендә урнашкан чишмә экология өлкәсендә иң яхшы проект буларак бүләкләнде

2022 елның 24 июне, җомга

«Табигатьтәге бар яхшылык безнең барыбыз өчен» (Петроний)

Табигать һәм кеше бер бөтен. Кешеләр табигатькә ничек бәйле, табигать тә шулай кешеләргә бәйле. Шуңа күрә кешеләр табигатькә сакчыл, пөхтә карарга һәм әйләнә-тирә турында кайгыртырга тиеш тә.

 «Ильяс Чишмәсе» III Бөтенроссия табигатьне саклау региональ практикасы «Надежный партнер – экология» конкурсында «Корпоратив-социаль җаваплылык программалары кысаларында экология өлкәсендә иң яхшы проект»  номинациясендә җиңүче булды.

Чишмә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Татар Икшермәсе авылында урнашкан, ул Саба якташлары оешмасы президентының туган ягы. Үзе туган ягыннан читтә гомер кичерсә дә, ул һәрвакыт авылдашларының тормышын яхшыртырга тырышты. Чишмәне торгызу проектының төп максаты табигатьнең экологик чиста почмагын саклаудан һәм халыкта экологик культура формалаштырудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International