Татар Икшермәсе Авыл көне

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

«Ватан. Без аңа көчебез, илһамыбыз, шатлыкларыбыз белән бурычлы» (А. Блок)

2022нче елның 26 июнь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Татар Икшермәсе авылында «Авыл көне» билгеләп үтелде.

Авыл көне – барысының да күзләрендә шатлык, күңелләрендә сөенеч! Авылдашлар, туганнар, дуслар, күршеләр туган якка, көтеп алган бәйрәмгә  «Авыл көне»нә җыела. Мәйдан уртасында гадәттәгечә уеннар, бәйгеләр, милли көрәш узды. Теләген белдергән һәркем катнашты, ә тамашачылар ул вакытта җан аттылар һәм катнашучыларны алкышларга күмделәр.

Чара ТР «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» РИО президенты Мәҗит Салихов, КФХ Тимербаев «Икшермә ипиләре» җитәкчесе, ТР атказанган артисты Айдар Тимербаев, «Изумруд» ювелир челтәре кибетләре җитәкчесе Рашат Җәләев  ярдәме белән узды.

Бәйрәм Татарстан Республикасының танылган артистлары: Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Зинира и Ризат Рамазановлар, Гөлдәния Хәйруллина, Резеда Шәрәфиева, Илдар Әхмәтов, Алинә Даутова, Энҗе Шәймурзина башкаруында, халыкның яраткан җырлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International