Спорт - ул хезмәт, ләкин аны барысы да җиңә алмый (И. Винер-Усманова)
Соңгы 15 елда халык бәйрәме - Авыл көнен уздыру күркәм традициягә әйләнде. Һәм елдан ел ул матуррак һәм кызыклырак үтә.
Авыл көненә әзерлек бер атна алдан башланды: печән чабылган, бүләкләр сатып алынган, сәхнә куелган, бәйрәм программасы әзер...
Авыл көне - ул һәрвакыт игелекле һәм якты тантана һәм халык өчен зур вакыйга. Бу бәйрәм көнендә гадәттәгечә спорт ярышлары узды. ТР «Земляки Сабинского района - Саба якташлары» РИО президенты Мәҗит Салихов җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләде. Баш батыр булып билбау көрәше буенча спорт мастеры Раил Нургалиев танылды. Волейбол буенча беренче урынны Икшермә командасы яулады.
Чын күңелдән лаеклы җиңү белән котлыйбыз!