Татар Икшермәсендә узучы «Авыл көне»н райондашларыбыз гына түгел, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә көтеп ала. Моның шулай икәнлеген Татарстанның күп районыннан тамашачылар булуы тагын бер кат раслый.
Быел да 26 июньдә узган бәйрәмдә Якутиядән һәм Владивостоктан да кунаклар булып, бәйрәмне алып баручы Хәниф Тимербаев иң ерактан кайткан тамашачыга махсус бүләк тә тапшырды.
«Авыл көненең тарихы елдан ел арта, ул 10 елга якын үткәрелә. Пандемия чорында ике ел гына булмый торды. Популяр җырчыларыбыз әлеге бәйрәмгә ел саен үзләре теләктәшлек күрсәтеп кайталар. Күргәнегезчә, бәйрәм уза торган мәйдан ел саен камилләшә. Быел электр баганалары утыртып, утлар суздырдык. Әлбәттә, оештыру эшләре зур тырышлык, көч таләп итә. Мин шушы авылда туып-үстем. Шушыннан олы тормышка башлангыч алдым. Авыл көне яшьләребез телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмасыннар дигән максаттан чыгып үткәрелә. Шулай ук яшьләребезгә дини яктан да матур үрнәкләр бирергә тырышабыз. Мәчетебезне яңабаштан җиткереп, ел саен ифтар ашлары үткәрелә. Авыл көне дәвамлы булыр дип ышанабыз», – диде Мәҗит Салихов.
http://saby-rt.ru/news/rayon/avyl-knen-shrdgelr-d-yarata