«Татарстан Республикасының иң яхшы якташлык җәмгыяте» конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

2022 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы бинасында 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы якташлык җәмгыятьләре бүләкләнде.


Татарстан Республикасында якташлык җәмгыятьләренең барлыкка килү тарихы инде 30 елдан артык. Халыкның социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл иткәндә ярдәм оештыру, авыр хәлләрдә калган якташларыбыз белән эшләү, иҗади кичәләр оештыру буенча зур эшләр башкаралар, районның төрле чараларында, милли бәйрәмнәрендә катнашалар.


Әгъзам Гобәйдуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе, Саба якташлык җәмгыятенең эшен уңай бәяләде. Нәкъ бер ел элек, 2021 елның 11 октябрендә «Саба якташлары - Саба районы якташлары» төбәк иҗтимагый оешмасы үз эшчәнлеген башлады.


Мәҗит Салихов, Саба якташлары оешмасының президенты: «Без бу конкурста беренче тапкыр катнашабыз. Оештыру комитетына безне перспективалы һәм яшь якташлык җәмгыятьләре исәбендә билгеләп үтүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Рәсми рәвештә безгә бер ел, әмма чынлыкта бу эш 20 елга якын дәвам итә. Быел Саба якташлары оешмасы байтак чаралар үткәрде. Алар арасында чишмәне торгызу, «Нур» ансамбле өчен костюмнар тегү, клуб өчен пәрдәләр тегү, «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс, Авыл көне, әтиләр көне, Ифтар һ.б. хезмәттәшләр тәҗрибәсе безнең өчен үрнәк булып тора. Без дә шундый ук югары нәтиҗәләргә омтылачакбыз!»


«Татарстан Республикасының иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсының Казан шәһәре территориясендә җиңүчеләре
1 урын - «Буинское землячество» Казан ш. ҖИО
2 урын - «Землячество Алькеевского района» РИО
2 урын - «Землячество Апас по Республике Татарстан» РИО
3 урын - «Землячество Актаныш» җәмгыяте
3 урын - Татарстан Республикасы «Землячество «чистопольские корни» РИО

«Татарстан Республикасының иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсының Яр Чаллы шәһәре территориясендә җиңүчеләре
1 урын - Актаныш якташлык җәмгыяте
2 урын - Саба якташлык җәмгыяте
2 урын - Әлмәт якташлык җәмгыяте
3 урын - Мамадыш якташлык җәмгыяте
3 урын - Минзәлә якташлык җәмгыяте
3 урын - Балтач якташлык җәмгыяте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International