Кадерле әниләр, әбиләр, хөрмәтле якташлар!
Әниләр көнен һәр халыкның мәдәниятендә беләләр һәм хөрмәт итәләр. Календарьның төрле көннәренә һәм айларына туры килсә дә, дөньяның күп илләрендә ул юкка гына бәйрәм ителми. Бүген безгә әниләребезгә кайгыртучанлыклары, биргән наз-яратулары, балалар дип борчылган, кайгырган һәр минутлары өчен рәхмәт белдерергә тагын бер мөмкинлек бирелде. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!
Ана булу – ул зур бәхет. Ана җаны җылысы, мәхәббәте һәм чиксез назы – бу хисләрне һәрберебез йөрәгебездә саклый һәм гомер буе йөртә.
Кадерле әниләр һәм әбиләр, Сезнең алдыгызда түбән баш иябез. Бәхетле булыгыз! Исәлнлек һәм саулык Сезгә! Балаларыгызның уңышларына, ясаган адымнарына сөенеп, һәрвакыт кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!
Хөрмәт белән, ТР «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» РИО коллективы