«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел уңаеннан мастер-класс

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан ТР «Земляки Сабинского района-Саба якташалары» РИО «Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны кабат сөендерергә карар кылды.

Яңа ел – тылсым чоры! Иң яраткан, көтеп алынган, шатлыклы һәм рухи бәйрәмнәрнең берсе. Өлкәнме, баламы мөһим түгел, һәркем могҗиза көтә.

2022 елның 17 декабрендә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа елга багышланган мастер-класс оештырыла. Мастер-класста балалар яңа ел уенчыгын-ай ясыйлар, ул дуслар һәм якыннар өчен бик яхшы бүләк булачак. Яңа ел уенчыгының идеясе бер төрле генә булса да, балаларның ул төрледән төрле, индивидуаль, үзенчәлекле килеп чыкты.

Чарада тәрбияләнүче барлык 25 бала да катнашты. Балаларның яше 3 яшьтән 14 яшькә кадәр. Һәр балага Саба якташлары исеме тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Бу безнең приютта тәрбияләнүче балаларны тагын да ныграк ачарга ярдәм иткән икенче очрашуыбыз. Аларның безне көтүләре безне сөендерде, димәк безнең эшебезнең юкка түгел икәнлеген тагын бер кат тасвирланды. Мастер-класстан соң балалар белән аралашып та алдык, алар безнең белән кайчан очрашырга теләүләрен, нинди уенчыклар ясарга теләгән теләкләре белән бүлеште.

Оештыруда ярдәм күрсәттеләр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, «Саба муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» ДКУ директоры Алинә Асанова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International